«Рифма туу»: шигърият сәгате (6+)
28 март көнне 23 нче санлы китапханәдә, балаларны шигърияткә тарту максатыннан, кече мәктәп яшендәге балалар өчен Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Рифма туу» дигән шигърият сәгате узды. Чара барышында балалар ни өчен Шигърият көнен март аенда бәйрәм итүләре, рифманың кайсы илдә барлыкка килүе, буриме төшенчәсе турында белде, шигырь төзелеше ысуллары белән танышты, шигъри һәм чәчмә текстларны аерырга өйрәнде, принимали участие в играх «Рифманы тап», «Төшеп калган сүзне әйт» уеннарында катнашты, «Портретта кем сурәтләнгән» дигән уенда пазллар җыйды. Балалар өчен язучы шагыйрьләрнең китапларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Александр Сергеевич Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов, Константин Бальмонт, Агния Барто, Сергей Есенин, Борис Заходер, Сергей Михалков, Роберт Миңнуллин, Факил Сафиннарның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
|